Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Орчык бәйрәме

«Ак калфак»  хатын-кызлар оешмасы белән берлектә халкыбызның иң борынгы йолаларыннан булган «Орчык бәйрәме» матур итеп уздырылды. Онытылып бара торган йола — йон эрләү, язу, төрлечә бәйләп куллану яңартылды һәм җанландырып күрсәтелде. Йонның сихәте, файдасы турында сөйләнде, табышмак-такмак белән, борынгы җыр белән өмә үрелеп барды. Шул ук вакытта, күргәзмәдә кул эшләребез дә күрсәтелде.