О крылатых и пернатых
Китапханә галим – биолог, балалар язучысы Нина Павлованың тууына 125 ел булу уңаеннан оештырылган «Читаем книги Нины Павловой» дип аталган, VI регионара акциядә катнашты. Башлангыч класс укучылары өчен оештырылган әдәби сәгатьтә балалар язучының кошлар турында язылган әсәрләре белән таныштылар, кошлар турындагы викторина сорауларына җавап эзләделәр. Соңыннан кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен, җимлекләр ясадык. Шулай ук китапханәдә авторның әсәрләреннән торган күргәзмәгә күзәтү ясалды.