Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Цифрлаштыру грамотлылыгына – китапханә аша

Китапханәдә компьютер грамотлылыгына өйрәнү буенча курслар эшли башлады. Компьютерсыз хәзерге заманда эшләрне алып бару авырырак. Компьютер грамотлылыгы зиннәтлелек түгел ә тормышка яңа мәгънә бирү, аралашу даирәсен киңәйтү, заман белән бергә атлаучы итеп тою ысулы. Дәреснең беренчесе компьютер белән танышу, клавиатура, «мышь» белән эшләргә өйрәнүгә багышланган иде.