Яшик җыр -моңнарны өләшеп...
Ветераннарның республикакүләм "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры кысаларында мәдәният йортында әдәби – музыкаль кичә үтте. Алар аерым җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инстументаль ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия, хореография номинациясендә чыгышлар хәзерләде.
Ветераннарыбыз башкаруында халкыбызның матур җырлары яңгырады, татар язучыларының шигырьләре яңгырады, гармунчылар чыгыш ясады.