Бары тик бер шатлык кирәк, җир төренсен өчен нурга...
Балалар өчен Рафис Корбан иҗатына багышланган балалар иртәсе үтте. Китапханәдә аның иҗатына, китапларына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде. Укучылар Рафис Корбанның шигырьләрен укыдылар. Аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык. Балаларга аеруча язучынын китапларындагы табышмакларга бергәләп җавап эзләү ошады.