Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Әдап – әхлак нигезе

Балаларны әдәплелек кагыйдәләре белән таныштыру. Өйдә,     мәктәптә, җәмгыять урыннарында үз-үзеңне әдәпле тотарга, «шифалы сүзләрне» куллана белергә  өйрәтү максатыннан китапханәдә әңгәмә үтте. Әдәплелек сүзе тормышта еш ишетелә, ә тормышта әдәпле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәге турында сөйләштек. Аннары әдәби әсәрләрдән өзек укып, андагы геройларның үз –үзләрен тотышы турында фикер йөрттек. Әдәплелекккә багышланган мәсәләләр чиштек, текстта төшеп калган “әдәпле” сүзләрне яздык. Тормыш ул бик катлаулы. Шул катлаулы тормышта югалып калмас өчен, үз кыйблаңнан тартылмыйча, туры юлдан барырга кирәк. Аек акыллы, әдәпле, әхлаклы булу серләренә төшенеп яшәгән кешегә яшәү җиңелерәк тә бирелә, тормыш та матур була.