Саклый күр табигать баласын, соң син бит табигать баласы
Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы. Шуңа күрә бүгенге көндә балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү бик мөһим. Шуны искә алып балалар белән экология темасына кичә үтте. Балалар экология нәрсә ул, табигатьне саклау өчен балалар нәрсә эшли ала, кеше эшчәнлеген табигатькә зыян салмы гына алып бара аламы һ.б. сорауларга җаваплар эзләделәр. Соңыннан алар урманнарны саклау темасына багышланган әдәби- музыкаль композициядә катнаштылар.
Мондый чараларда катнашу балаларга экология темасына үзләрен борчыган сорауларга җавап табуда булыша, ә аларда бергәләп катнашу үзара дуслык, коллективта эшләү, аралашу культурасы булдыруда ярдәм итә.