Уенчык ясау – уен эш түгел!
Бәйләү белән шөгыльләнгән һәр кешенең өендә артык калган җепләр була. Менә шул калдык җепләрне уенчыклар ясау өчен кулланырга була. Без дә шушы уенчыкларны ясарга өйрәнү өчен мастер-класс үткәрдек. Мәдәният йорты директоры Илсия апалары җитәкчелегендә балалар үз уенчыкларын ясадылар. Гади генә җепләрдән, гади генә ысул белән бик матур уенчыклар килеп чыга –иң мөһиме фантазияне генә эшкә җигәргә кирәк. Эш нәтиҗәсе булып бик матур уенчыклар килеп чыкты, балалар аларны өйләренә алыа кайтып, якыннарына бүләк итте.