Мин яратам сине, Татарстан.
Балалар белән Татарстан Республикасы турында әңгәмә үткәрдек. Әңгәмәнең максаты – Татарстан Республикасы өчен мөхим булган Дәүләт Символларының авторлары белән таныштыру иде. Чөнки балалар Дәүләт символларын әйбәт белсәләр дә, агың авторлары турында аз мәгълүматлы. Презентация ярдәмендә Республикабызның Гербы, Гимны, Флагы авторлары белән таныштык. Татарстан турындагы җырларны искә төшереп, җырладык, Гимнны тыңладык. Соңыннан белгәннәребезне ныгыту максатыннан мини- викторина сорауларына җавап бирдек.