Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа елда –иске уеннар

Элеккеге җырлы-биюле уеннар уйнап, кич утырганыгыз бармы сезнең? Без Түбән Пошалым клубында  шундый бәйрәм уткәрдек. Олы яшьтәге абый-апаларыбыз рәхәтләнеп биеделэр, уйнадылар, яшьлекләрен искә төшерделәр. Безнең татар халкы электән җырга-моңга хирыс халык. Шатлыгын да, сагышын да җыр-бию аша белдерә ул. Халкыбызның жырлы-биюле уеннары элек бик киң таралган булган. Заманалар узу белэн бу жырлар, уеннар акрынлап онытылып баралар. Аларны кабат халыкка кайтару, бу бай халык мирасын яшь буынга тапшыру безнең турыдан туры  бурычыбыз. Әлеге кичәдәбез бу җаваплы һәм кирәкле эштә беренче адымнарыбызны атладык: баянга кушылып халык җырларын җырладык, онытылып барган элекке «Кулъяулык», «Йөзек салыш» уеннарын уйнадык,  Өчле, бишле, татарча биюләр белән кичәбез үрелеп барды.