«Татар әдәбияты һәм кино сәнгате»
Беренче карашка татар әдәбиятын кино сәнгате белән янәшә куеп карау һәм алар арасында ниндидер бәйләнешләр эзләү сәер һәм ясалма шикелле тоела.
Шулай да кино сәнгате татар әдәбиятына төрле юллар белән, төрле юнәлештә тәэсир итеп тора, хәзерге вакытта исә язучыларыбызның дистәләгән әсәрләре буенча фильмнар төшерелде. Китапханәгә килүчеләргә «Татар әдәбияты һәм кино сәнгате» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителде, укучылар бу әсәрләр, алар буенча төшерелгән фильмнар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр. Соңыннан татар телендәге «Бәхеткәй» фильмын карап, фикер алышу оештырылды.