Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Чиккән сөлгем – күңелем көзгесе, Кулъяулыгым – сөю билгесе.(Ак калфак)

Борынгыдан килә: татар хатын-кызының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган.
Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр сабан туйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар. Егетләргә вәгъдә билгесе итеп кулъяулыклар бүләк иткәннәр. Авылдашларыбыз очрашуга үзләренең  кул эшләрен алып килделәр. Һәрберсе үзенең кул эшен күрсәтеп, ничек эшләү серләрен сөйләделәр. Авылыбызның уңган хатын – кызлары булганда. Әле безнең традицияләребез сакланыр, алдагы буыннарга да күчәр дигән нәтиҗә ясадык.