Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Театр яктылыкка, нурга илтә.

Театр — сәнгатьнең иң гүзәл төре, дияр идем мин. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Мондый көч, шундый могҗиза кайдан килеп чыккан соң? Аның тамырлары тирәндә... Быел татар театры оешуга 110 ел булды. Кичәбезне  без татар театры тарихына, аның үткәненә багышларга булдык. Кичәдә театр тарихындагы билгеле тарихи фактларга тукталдык, театр үсешенә зур өлеш керткән билгеле шәхесләрне искә алдык. Тамашачылар игътибарына  атаклы театр эшлеклеләре, драматурглар  Г. Камал, К.Тинчурин әсәрләреннән өзекләр хәзерләнде. Балалар Г. Рәхимнең «Кәҗә белән сарык» әсәрен сәхнәләштерделәр.