Милли хәзинәбезне барлаганда.
Шушы оешма эшендә катнашучылар белән «Милли хәзинәбезне барлаганда» дип аталган кичәгә җыйналдык. Анда гореф-гадәтләребез, матур һәм дөрес итеп яулык бәйләү, татар милли киемнәре, зәркан-бизәнү әйберләре, телебезне саклау хакында сөйләштеләр, яшьләребезне гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, уңай мисаллар йогынтысында тәрбия кылырга кирәклеге искәртелде. Алдагы көннәрдә нинди эшләр башкару турында фикерләребезне белдердек. Эшне үзебездән башлап, алдагы очрашуга кулъяулыклар чигеп алып килергә һәм бу очрашуга балаларны да чакырып, тәҗрибә уртаклашырга дип килештек.