«Сезгә тиеш әле бик күп назлар»
Безнең кичәбезгә дә алар бар эшләрен ташлап, кайберләре башка авылларда, башка районнарда яшәсәләр дә чакыруыбызны кабул итеп бик теләп килделәр. Өлкәннәр алдында аларның оныклары чыгыш ясад ы, аннары үзешчән сәнгатьтә катнашучы яшьләр аларны бәйрәм белән котлады.
Әбиләр һәм оныклар исә зирәклектә һәм тапкырлыкта сынаштылар: тизәйткечләр әйттеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләр әйтештеләр, бер – берсенә матур сүзләр әйттеләр. Балалар ветераннарга үз куллары белән эшләгән бүләкләрне тапшырдылар.