Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Уйна дустым, гармуныңны уйна, сокландыр син туган халкыңны»

Шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләр арасында туган якка багышланганнары аеруча күп. Туган авыл, туган як темасы - язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Кичәдә авыл үзешчәннәре туган якка, туган авылга багышланган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Татар халык биюләре кичәне тагын да җанландырды.