Сөмбелә бәйрәме.
Кичәгә кунак булып Сөмбелә килде, ул төрле уеннар уйнатты, табышмаклар әйтте. Өлкәннәр һәм балалар бик теләп төрле кызыклы бәйге, викторина һәм аукционнарда катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Кичәдә, рәсем һәм көзге композицияләргә конкурс булды, балалар әти – әниләре белән бергә көз темасына шигырьләр яздылар. Балалар әти-әниләр белән бергә концерт номерлары күрсәтте. Соңыннан әти-әниләр белән бергәләп мул уңыштан авыз иттеләр, чәй эчтеләр.