«Татарстан – минем туган илем»
Бәйрәмдә Югары Пошалым һәм Урта Пошалым мәктәбендә укучы 1 - 4 класс укучылары катнашты.(Барысы 13 укучы).
Укучыларга тәкъдим итү өчен «Татарстан – минем туган илем» дип аталган мультимедиа презентация төзелде. Балалар анда Татарстаныбызның истәлекле урыннарына сәяхәткә чыктылар. Презентация барышында аларны республикабызның тарихи урыннары белән таныштырдым, балалар Болгарга һәм Свияжскка, милли китапханәнең кышкы бакчасына видеосәяхәткә бардылар,
Татарстанның тарихи урыннары белән таныштырганда, параллель рәвештә Арча районындагы музейлар, театрлар, китапханәләр турында да сөйләштек. Аннары балаларга көндәлекләрне тапшырылды, викторина уздырдырылды.