Югары Курса авыл китапханәсенең тарихы
Югары Курса авыл китапханәсенең тарихы (11 нче Филиал) Китап-буыннан-буынга тапшырыла торган хәзинә ул. Кешеләр китапларның кадерен белә, укырга теләүчеләр саны көннән-көн арта бара, шуңа күрә Югары Курса авылында беренче китапханә ачыла. Сугышка кадәр аны уку йорты дип атыйлар. Анда шушы авылда туган Сара Ахунова эшли. 1957 елда халыкның грамоталылыгын үстерү максатыннан Югары Курса шәһәрендә китапханә ачыла. Арча педагогия училищесын тәмамлаган Педагог Әсхәт Таҗиев шунда китапханәче булып эшли башлый. Әсхәт Таҗиев үз эшен яратып башкара, еш кына күңелле кичәләр, мавыктыргыч конференцияләр үткәрә. 1960 елда якташыбыз Госман Бакировның "Партизан малай" әсәре буенча конференция уздырыла.анда Госман Бакиров үзе катнаша һәм үзенең иҗаты турында сөйли. Кичә кешеләргә бик ошады. 1969 елдан 1972 елга кадәр китапханәче булып Хәбибуллина Сөмбелә Исмәгыйль кызы эшли.
1972 елдан 1976 елга кадәр китапханәдә Хәсәнова Рәисә Зарип кызы эшли. Бу вакытта китапханә колхоз бинасында урнашкан була. 1975 елда яңа мәдәният йорты төзелә һәм анда китапханә өчен бүлмә бүлеп бирелә. 1976 елның декабреннән китапханәдә Гарифуллина Динә Ярулла кызы эшли башлый. 1980 елда китапханә филиалга әйләнә. Башта только1 штат булган, аннары тагын 0,5 штат өстәлгән, һәм Динә Ярулла кызы Нигъмәтҗанова Нурсия һәм Фазылҗанова Роза белән эшли башлый. 2000 елдан 2005 елга кадәр китапханәче булып Баһавиева Рәшидә Мәхмүт кызы эшли. 2005 елдан 2010 елга кадәр китапханәдә Зәйнетдинова Альбина Марс кызы эшли. 2007 елның сентябрендә бина мәдәният йортыннан балалар бакчасы бинасына күчерелә. 2010 елда китапханәче булып Минһаҗева Дамира Даниловна эшли башлый. 2015 елның августында китапханә Югары Курса башлангыч мәктәбе бинасына күчерелә. 2016 елның 14 октябреннән китапханәдә Гайнуллина Алия Таһир кызы эшли башлый. Вазыйфасы-китапханәче.
06.10.2023 елдан вакытлыча китапханәче вазыйфаларын башкаручы Вахитова Лилия Мингали кызы. Китапханәнең төп бурычы-кешеләрне китап укуга җәлеп итү, китаплар, газета-журналлар белән таныштыру. Китапханә алты торак пунктка хезмәт күрсәтә. Урта Курса, Түбән Курса, Сарай-Чокырча, Корайван, аланда күчмә китапханә, Югары Курса авылында станционар китапханә эшли. 2025 ел башында китапханә фонды -5222 данә, кулланучылар саны -690. Халыкка мөмкин кадәр якынрак булган авыл китапханәсе иҗтимагый һәм мәдәни тормыш үзәге, китаптан түләүсез файдалануны тәэмин итүче, авыл халкының мәгълүматтан ирекле файдалануга конституциячел хокукын тәэмин итүче бердәнбер учреждение булып тора.