“Әмирхан Еники-әдипләр остазы”
Урта Курса авыл китапханәсендә татар халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган “Әмирхан Еники-әдипләр остазы”, исемле китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Китап укучылар кызыксынып язучының иҗаты белән таныштылар. Укырга китапларын алдылар.