“Шигъри әнкә баласыдыр”
10 январь көнне Урта Курса авылы китапханәчесе, Сарай Чокырча авылы мәктәбендә кучмә китапханәдә укучылар белән “Шигъри әнкә баласыдыр” исеме астында язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Факил Сафинга 65 яшь тулуга багышланган әдәби күзәтү үткәрде. Китапханәче укучыларны Факил Сафинның китаплары белән таныштырды. “Керпенең шәһәргә сәяхәте” китабыннан “Яңа ел маҗарасы” исемле әкият-повесть укыдык. Торалкайлар турындагы әкият укучыларга бик ошады.