“Ут белән сак булыйк!”
11 декабрь көнне Урта Курса авыл китапханәчесе 4 нче класс укучылары белән “Ут белән сак булыйк!”, исеме астында рәсем конкурсы үткәрде. Һәр укучы ясаган рәсеменә аңлатма бирде. Китапханәче укучыларга ,саксыз эш иткән очракта утның кешегә нинди бәла-каза китерүен, укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты.