”Мең-мең рәхмәт сезгә әнкәйләр”
1 декабрь көнне Урта Курса мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Әниләр көненә багышланган ”Мең-мең рәхмәт сезгә әнкәйләр”исеме астында әдәби музыкаль кичә үтте. Китапханәче кичәгә килгән әниләребезне җылы сүзләр белән каршылады. Бу бәйрәм көнендәӘниләргә булган хөрмәтне, рәхмәтне шигырь юллары аша җиткердек. Бүгенге кичәбездә башкарылган җырлар да бары әниләргә багышланган иде. Җырлы – моңлы, биюле, әдәби кичәбез бик күңелле үтте. Бәйрәмгә килгән өчен Әниләребезгә олы рәхмәтебезне белдердек.