“Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез!”
25 ноябрь көнне китапханәдә Әниләр көненә багышланган “Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез!” исемле шигырь сәгате үткәрдек. Китапханәче Роберт Миңнуллинның “Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез!” исемле шигырен укыды, күргәзмәгә күзәтү ясады, укучылар үзләре дә бик кызыксынып әниләр турында язылган шигырьләрне укыдылар. Бүгенге бәйрәм көнне әниләргә рәхмәт сүзләрен шигырьләр аша җиткердек, барлык Әниләрне дә күркәм бәйрәм белән котладык.