“Сабантуй” журналы
“Сабантуй” журналы кече һәм урта яшьтәге мәктәп балаларына исәпләнгән. Һәр чыккан яңа басмада үзең өчен бик кызыклы мәгълүматлар табарга була. Яңалыклар белән танышу сәгатендә 5 класс укучылары “ Сабантуй” журналына күзәтү ясадылар. Журналның яңа санында якташ язучыбыз Гариф Ахуновның юбилеена багышланган мәкалә белән дә таныштылар.