Арча районы оешуга 95 ел.
Арча районы оешуга 95 ел. 1930 елда аның составына 113 авылны берләштергән 63 авыл советы кертелә, аларда 64,1 мең кеше яши. Халыкның 76,1 проценты татарлар, 23,9 проценты руслар, калганнары (25 кеше) башка милләт вәкилләре була.
Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы бассейны XII-XIII йөзләрдә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан ныклап үзләштерелгән.
Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак Арчага XIII йөз башларында нигез салына. Казан ханлыгы дәверендә ул яңа административ-территориаль берәмлек - Арча даругасының үзәге.
Аннан соңгы дәвердә Арча крестьяннарның җир һәм азатлык өчен, социаль изүгә каршы күп санлы баш күтәрүләрнең шаһите була.
1930 нчы елдан ул Татарстанның Арча районы үзәге.
Бүгенге көндә Арча районы республикада иң зур районнарның берсе. Территориясе белән генә түгел, республика ирешкән уңышларга керткән өлеше белән дә алда. Арча районы иң күп ашлык, бәрәңге, сөт җитештерүче районнарның берсе.
Арча ягы 60лап мәгърифәтче, 70 тән артык профессионал, 50 дән артык һәвәскәр язучы, 100 гә якын фән докторлары, 150 ләп фән кандидатлары, 100 дән артык сәнгать әһелләре һ.б. өлкәләрдәге йөзләрчә күренекле шәхесләр биргән.