Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Курса МТСы”

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 9 августта Арча районында булды. Аны район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде.

 

Министр “Курса МТСы” ширкәтендә яңа төзелә торган азык үзәген карады. Аннан соң район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов белән яңа төзеләчәк сөтчелек комплексына нигез ташы салдылар, киләчәк буыннарга язылган хат салынган капсуланы куеп калдырдылар.

 

Марат Җәббаров, Алмаз Хисаметдинов “Кишет”, “Кырлай”, “Ватан” шикрәтләрендә яңа төзелә торган сөтчелек комплексларында булдылар.