Сабантуй дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра
Сабантуй – эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килүче бәйрәмнәребезнең берсе. Сабантуй дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру – безнең максатыбыз.
Балаларыбыз, өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен "ситца җыю » белән башлап җибәрдек. Төрле матур уеннарда
«Баудан бүләк кисү», «Таяк тартыш» ярышларында да теләп катнаштылар. Биредә көч тә, җитезлек тә сынала. «Стакан белән су ташу», «Шакмак җыю», «Кашыкка йомырка салып йөгерү» уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар, һәр уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
Төрле такмаклар, җырлар җырланды, балалар татар халык биюен башкардылар.
Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.Балалар киләсе елга да Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.