12 нче май - Россиядә шәфкать туташлары көне.
12 нче май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Урта-Курса авылында бик тырышып эшләүче ак халатлы Наилә апай һәм Альбина апай шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белән бездә балалар белән бергә котлап чыктык. Аларга эшләрендә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез.