Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Көннәребез якты, күгебез һәрвакыт аяз булсын.

Корайван авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызы башлап җибәрде. Ул авылдашларны бәйрәм белән котлады, хәзерге көннәрдә дә Бөек Җиңүнең әһәмияте турында сөйләде. Аннары сүз авылдашыбыз “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Фәттахов Ильяс Сәхәп улына бирелде. Корайван башлангыч мәктәбе укучылары авылдашларына Бөек Ватан сугышына багышланган җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Культура хезмәткәрләренең сугыш тематикасына багышланган чыгышы кайнар алкышларга күмелде.
Урта Курса мәктәбе укучылары сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок куйдылар, кунаклар чәчәкләр салдылар. Көннәребез якты, күгебез һәрвакыт аяз булсын дигән теләк белән бәйрәм тәмамланды.