Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

"Тукай яши, Тукай мәңгелек!"

26 нчы апрель – Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Быел бөек шагыйрнең тууына 139 ел тулу уңаеннан. безнең мәктәптә "Тукай яши, Тукай мәңгелек!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. "Су анасы" һәм " Кызыклы шәкерт" командалары Тукай иҗаты буенча белемнәрен сынадылар. Командалар җаваплар әзерләгән арада укучыларыбыз сәнгатьле итеп Г.Тукай шигырьләрен укыдылар, сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар.
Бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.