Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе
26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, бөтен татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Бүген мәктәптә 5-8 нче класс укучылары арасында Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе уздырылды. Укучылар үзләре яраткан шигырьләрне тәкъдим иттеләр, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен ныгыттылар.
Туган җире, халкы турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.