Гуманитар ярдәм
Урта Курса мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда даими рәвештә катнашалар. Балалар, ата-аналар, педагоглар хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләрне җыйдылар. Озак саклана торган тәм-томнар, чәйләр, носкилар, шәхси гигиена чаралары - барысы да СВО зонасына җибәреләчәк. 9 сыйныф укучылары да сугышчыларыбызга әхлакый ярдәм күрсәтү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен, хатлар да яздылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир егетләребез өчен туган җирдән килгән һәр хәбәр дә зур сөенеч, батырлыкка өндәүче көч булып тора. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин кайтуын теләп көтеп торыйк.