1 нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә
1 нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә 2 нче апрель — Халыкара балалар китабы көненә багышланган бай китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 нче елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. 1 нче сыйныф укучылары кызыклы китаплар белән таныштылар. Китап һәр баланың якын дустына әйләнсен иде, чөнки ул - киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.