Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм, ул төрки халыкларының кояш календаре буенча яңа ел бәйрәме, яз аеның көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме.
Бәйрәм үз төсен алды.
Урта -Курса мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме булып узды. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, яз айларын сөенеп көтеп алуларын белдерделәр.
Әлеге чарадан алган бәйрәм рухы алга таба да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, халкыбызның гореф-гадәтләре онытылмасын.