Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Осталык дәресендә

Әйе,гомер узган , тула оек белән чабата да тузган.Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездэ сакланган.Музейларда гына сакланса да , көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, бизәнү- төзәнү әйберләре халкыбызның мактанычы ,горурлыгы. Әйе бик матур шул.Татар халкының киемнәре дә, йөзләре дә, хезмәт җимешләре дә матур,күркәм күңел сыйфатлары чагыла аларда. Халкыбыз нинди генә авырлыкларны үз җилкәсе белән татыса да ,ул һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән.

Осталык дәресендә тән зиннәте кием булганга күрә ,милли киемнәр белән якыннан танышырбыз,татар халкының милли киемнәрен хөрмәтләп акыл тупларбыз,шушы өлкәдә төрле күнекмәләр ярдәмендә зиһеннәребезне үстерерербез, белемгә ия булырбыз.Чөнки халык иҗатын өйрәнү-безнең зиһенебезне баета ,дөньяга карашыбызны киңәйтә,тел байлыгыбызны , белемебезне үстерә,тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Мәктәптә милли киемнәр буенча тематик сәгать үткәрелде.