« Китап галим - телсез мөгаллим»
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Китапханә һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге. Ә мәктәп – белем йорты. Китапханә укучыларны белемле итүдә зур роль уйный. Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән китаплардан ала. Китапханәдә бик күп мәгълүмат,тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур. “ Үзенең бәхетенә һәм киләчәк куәтенә бару юлында кешелек тудырган барлык могжизаларның иң катлаулысы һәм бөеге , мөгаен , китаптыр ... Китап безнең өчен җансыз бушлык дөньясыннан хәрәкәтчән тормыш дөньясына карый торган тәрәзә ”. А.М.Горький .
Мәктәптә Китап турында чара үткәрелде.