Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”

21 февраль – Халыкара туган тел көне!

Туган телем- татар теле. КВН!

Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар! Барыгызны да халыкара туган тел көне белән котлыйбыз. Татар халык мәкале: “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”.