Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Туган тел

Туган телне өйрәнү бүгенге көндә аеруча актуаль. Телгә багышланган китапларда милләтләрнең мәдәнияте дә, әдәбияты да, күңеле дә, акылы да чагыла. "И туган тел..." дип аталган күргәзмәдә әнә шундый китаплар, матбугат басмалары белән танышырга мөмкин.

Укучыларга туган тел турында тулырак мәгълүмат бирү, белемнәрне системалаштыру, телебезгә, мәдәниятебезгә кызыксыну уяту максатыннан 5-6 нчы класс укучылары белән ”Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Биредә укучылар ике командага бүленеп, төрле язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләре, халык авыз иҗаты буенча сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең аң – белемнәрен тикшерделәр, сәләтләрен үстерделәр. Мондый уеннар укучыларның сүзлек запасын тулыландыруда, логик фикерләүне яхшыртуда үтемле чара булып тора.