Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Түбәтәйне һәм калфакны бизә”

Халыкара туган тел көне уңаеннан 1 нче сыйныфта “Түбәтәйне һәм калфакны бизә” уены үткәрелде. Балалар татар милли киемнәре, татар бизәкләре белән таныштылар, бизәкләр төзеделәр, татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып саналган түбәтәй һәм калфакны бизәделәр. Уен балалар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итте.