15 нче февраль- Совет гаскәрләрен Әфган республикасыннан чыгарган көн.
15 нче февраль- Совет гаскәрләрен Әфган республикасыннан чыгарган көн. Бу мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгылы көн дә. Шул уңайдан Алан башлангыч укучылары Алан авылында туып үскән, шунда гомер итүче Садыйков Фәнис Турист улын котладылар. Укучылар изге теләкләр теләп, шигырьләр сөйләделәр. Үзләре ясаган открытка тапшырдылар.
Тыныч тормышта сугыш әфәте күргән сугыш ветераннары зур хөрмәткә лаек. Без алар белән горурланабыз!