Средне-Корсинская сельская библиотека - филиал № 11

Һәр милләт кешесе өчен иң матур

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Әйе, аңардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Һәркем өчен туган тел газиз, чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба. Туган тел – Ватан, туган җыр, ата- ана сүзләре белән янәшә бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!
6нчы сыйныфта Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән “Газиз туган телем” исемле викторина-уен әнә шундый матур сүзләр белән башланып китте. Алга таба укучылар ике командага бүленделәр, аларга төрле биремнәр һәм сораулар тәкъдим ителде: алар шигырь дә яздылар, мәкаль һәм әйтемнәрне никадәр дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр, җырлар җырладылар, Халыкара туган тел көненә багышлап үзләре чыгарган газетаны тәкъдим иттеләр. Викторина бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.