Марат Әмирханов: «Бибимәмдүдә»
Бибимәмдүдә абыстай – бөек Тукайны дөньяга китерер өчен туган ана. Тукайда шушы затлы ана каны ага. Бу бөек затка җан биргән Бибимәмдүдә абыстай чыгышы белән кем соң ул? Кайсы заттан, кайсы нәселдән? " Туган телем сагында" акциясе кысаларында 9 сыйныф укучылары Марат Әмирхановның " Бибимәмдүдә абыстай" китабы белән таныштылар.
"Бибимәмдүдә абыстай — ул милләт анасы, Тукайны тудырган бөек шәхес”. Ниһаять, ул шундый дәрәҗәдә безнең алга килеп басты, – ди китап авторы Марат Әмирханов.