Без тынычлык яклы.
9 декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм барыбыз өчен дә әһәмиятле. Бу көнне Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннар бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. 8-9 сыйныф укучылары өчен " Батырлар даны мәңгелек" дип исемләнгән сыйныф сәгате узды.
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Алар арасында безнең авылдашыбыз Гарипов Марат та бар.
Бүген яшь патриотлар Марат абыйлары белән видео
элемтә аша аралаштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы егетләребез җиңү яулап якыннары янына исән сау әйләнеп кайтсыннар. Без тынычлык яклы. Җир йөзендә сугышлар булмасын, яшь гомерләр вакытсыз өзелмәсен, әти- әниләр кайгы яшен түкмәсен иде.