укучының мәдәни көндәлеге
14нче сентябрь көнне Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы булды.Аның беренчел максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету . Әмма, моннан тыш, проект укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт хисен һәм патриотизм тәрбияли, әти-әниләрне балаларына якынайта. Кече яшьтәге укучы балаларны китапханә, театр, музейларга “алып килгән” бу башлангыч, көндәлектәге төсле, заманча рухтагы рәсемнәр, кызыклы тарихи мәгълүматлар, укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен истә тотып сайланган табышмак, кроссворд, иҗади биремнәр, чыннан да, нәниләрнең игътибарын җәлеп итми калмас.