Мин кулыма китап алам
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә яңа кайткан китапларга “Мин кулыма китап алам “дигән исем астында китапханә дәресе үткәрелде.Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү,үз төбәк язучы-шагыйрәләр белән танышу максат итеп алынды.Дәрес барышында мәкаль-әйтемнәр әйтелде,”Әкиятне таны” уены үткәрелде.
Укучылар бөек язучыларның китап турында әйтелгән канатлы сүзләре белән таныштылар.