“Сез икәү – бербөтен “
8 июль – гаилә ,мәхәббәт ,тугрылык көне уңаеннан ,Өчиле авыл клубында юбиляр гаиләләр белән “Сез икәү – бербөтен “ исемле очрашу кичәсе үткәрелде.Очрашуны Югары Бирәзә һәм Чиканас авылы китапханәчеләре алып барды.Кичә Яңа кырлай авыл җирлеге урынбасары Роберт Тәлгать улының гаиләләрне бәйрәм котлавы белән башланды.Бәйрәм чәй табыны артында уеннар ,җырлар белән үрелеп барылды.Очрашу гаилә вальсы белән тәмамланды.