Каләмемдә чагыла уйларым
Югары Бирәзә авыл китапханәсендә якташ һәвәскәр язучы ,тәрҗемәче Мөнирә апа Сафина белән “Каләмемдә чагыла уйларым !” исемле очрашу үткәрелде.Очрашу барышында язучының “Безне дә онытмагыз “ пҗесасыннан өзек күрсәтелде.Алсу Фатыхова “Кичер ,әнкәй !” хикәясе белән таныштырды.Филсинә Корбангалиева “Ак яраным “ җырын җырлады.Рилә Абдрахманова “Җәннәткә юл “ монологын халыкка җиткерде.Һәр чыгыш Мөнирә апага сораулар биреп ,җаваплар белән чиратлаштырылып барылды.Мөнирә апа китапханәгә “Җаннар яратканда “ китабын бүләк итте.Киләчәктә яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.