“Нурлы тел ул ,моңлы тел ул – туган тел !”
Китапханәдә 1-9 сыйныф укучылары белән туган тел көне уңаеннан “Нурлы тел ул ,моңлы тел ул – туган тел !” исемле әдәби – викторина үткәрелде.Китапханәче әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды.Укучылар “Адашкан мәкальләр “ ,”Тапкырга табышмак “,”Кем тизрәк ?” дигән уеннарда көч сынаштылар.Ахырда бергәләшеп “Туган тел “җыры башкарылды.