Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

"Җәннәт Аналарның аяк астында"

Кочагыңа синең сыймасам да,

                                                                                                                          йөрәгеңә,Әнкәй,сыямын.

Ф.Яруллин

 

Югары Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә ,китапханә белән берлектә,укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү максатыннан әниләр бәйрәме үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләргә багышлап җырлар җырладылар. Соңыннан әниләргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар.